ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

2020 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрәчәк.

Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: ТР, Биектау тимер юл станциясе, Школьная урамы, 17 нче йорт, 09.00-12.00 сәгатьләрдә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843-65) 231-46, 8(843)221-77-85.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International