2020 елның 01 февралендә "Апас аграр көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә "B", "C", "D", "E", "F" категориясе буенча авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист һөнәре буенча 191Т уку төркемендә имтиханнар узды. 32 укучыдан торган төркемдә 27 студент имтиханнарны уңышлы тапшырды. Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.