Быелның 27 нче гыйнварында "Челтәр компаниясе" ААҖ Идел буе электр челтәрләренең Балтач электр энергиясе бүлү станциясендә үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карауга 3 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник карау барышында аларның тышкы кыяфәтенә, машиналарның техник торышына, теркәү документлары булу-булмауга, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесе булуга, агрегатлардагы номерларның документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 3 таныклык бирелде.
Марат Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.