2020 елның 29 гыйнварында, 2020 елга үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы нигезендә, Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан ТР Питрәч муниципаль районының “Үзәк коммуналь хезмәте муниципаль унитар предприятиесе” ҖЧҖ техник карау уздырылды. Тикшерү өчен 9 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган җитешсезлекләр өчен, оешма механигына күрсәтмә бирелде һәм 2 трактор буенча техник карау акты төзелде. Техник карау узган барлык техника буенча “ТК карау узу турында таныклык”лар биреләчәк.
В.В. Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы