Ел саен, 13 нче гыйнвардан 6 нчы мартка кадәр, Мамадыш районында дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан "Кар чанасы" ("Снегоход") комплекслы профилактик операциясе үткәрелә

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 20 нче гыйнварыннан башлап 24 нче гыйнварына кадәр Мамадыш муниципаль районы территориясендә, Нократ һәм Кама елгаларында, шулай ук урманнарда "Кар чанасы" профилактик операциясе кысаларында чаралар үткәрелде. Күчмә рейдлар вакытында 15 берәмлектән артык үзйөрешле машина – кар чанасы (снегоход) тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында 4 беркетмә төзелде. Хокук бозу очраклары, административ эшләргә җәлеп итү өчен, фотоаппаратура җайланмаларына төшереп алынды.

Операциянең төп бурычы – кар чаналарын һәм кышкы юлдан җилдерүче башка мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә кешеләр үлеменә һәм имгәнүләренә бәйле булган һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү, мөлкәтнең сакланышын, әйләнә-тирә табигать мохитен саклау.

Операцияләрне үткәргәндә, иң беренче чиратта, мототранспорт чараларын массакүләм файдалану урыннарында эксплуатацияләүгә зур игътибар бирелде. Инспекторлар дәүләт теркәве, "АІ" категорияле тракторчы-машинист таныклыклары һәм техник карау узуны раслаучы документлар булу-булмавын тикшерделәр.

Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында сөйли. Әлеге техника милекчеләр тарафыннан билгеләнгән срокта теркәлми, техник карауга күрсәтелми, әлеге категориядәге машиналар белән идарә итүче затларның моңа тиешле документлары юк.

Илнур Сафин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International