Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы эгидасы белән Терлекчелек һәм кыр-азык җитештерү халыкара күргәзмәсенең эш программасы кысаларында Мәскәү шәһәренең "Крокус Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә Россиякүләм агрономия һәм агроинженерлык киңәшмәсе узды.
Киңәшмә барышында үсемлекчелек тармагы һәм инженер-техник хезмәтләрнең 2019 елдагы эшенә йомгак ясалды, машина-трактор паркын яңарту буенча бурычлар һәм 2020 елда сезонлы авыл хуҗалыгы кыр эшләрен әзерләү һәм оештыру чаралары турында фикер алыштылар.
Чарада Дәүләт Думасының һәм Федерация Советының профильле комитетлары, министрлыклар, ведомстволар, субъектларның агросәнәгать комплексы идарәсе органнары вәкилләре, "Россельхозцентр" ФДБУ, "Госсорткомиссия" ФДБУ һәм аларның филиаллары җитәкчеләре, үсемлекчелек һәм агрономия өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, АСК инженер-техник хезмәтләре, алдынгы хуҗалыклар, тармак берлекләре һәм ассоциацияләр җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан әлеге чарада ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнаша.