Россия Федерациясе субъектлары дәүләт техник күзәтчелек органнары өчен киңәшмә

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россиякүләм агрономия һәм агроинженерлык киңәшмәсен уздыра. Традиция буенча, быел шул ук исемдәге чараның рәсми ачылышы 30 гыйнварга планлаштырылган.

Әлеге чара кысаларында бүген Россия Федерациясе субъектларының дәүләт техник күзәтчелек органнары өчен дәүләт техник күзәтчелек органнары эшчәнлеген регламентлаучы норматив хокукый актлар проектларын әзерләү турында киңәшмә узды. Татарстан Республикасыннан әлеге чарада ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International