"Сетевая компания" ААҖнең Әтнә районындагы филиалында техника тикшерелде

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Өзлексез электр белән тәэмин итү һәм энергосистеманың бик яхшы эшчәнлеге бүгенге кеше яшәешендә икътисадның һәм тормышның мөһим өлеше булып тора. Әтнә районында әлеге бурычларны "Сетевая компания" ААҖ филиалы – Әтнә РЭС Идел буе электр челтәрләре тәэмин итә. 27 нче гыйнвар көнне предприятиедә техник карау уздырылды, тикшерү өчен 4 берәмлек техника күрсәтелде. Барлык техника да төзек хәлдә иде, барлык кирәкле документлар һәм таныклыклар бар, алар тикшерүне уңышлы узды һәм бу хакта тиешле таныклык алачак.

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International