Быелгы һава торышы кышкы балык тотарга яратучыларны артык иркәли алмады. Җылы һәм карсыз кыш табигатьтә ял итүнең әлеге ял төрен маҗараларсыз калдырды. Әйтик, Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә балык тоту өчен юлсыз урыннардан күп чакрымнарга сузылган юл үтәргә кирәк. Бу очракта шундый юлсыз урыннардан йөри торган "внедорожник" чаралары ярдәмгә килә. Сертификаты булмау сәбәпле теркәлү объекты булып тормаса да, әлеге техникадан куркынычсыз файдалануга кагылышлы аерым таләпләр бар. Әйтик аны йөртүчедә А1 категориясендәге таныклык булырга тиеш. Номер агрегатларына финанс документы мәҗбүри, шулай ук электр җиһазларының, тормоз системасының һәм руль идарәсенең төзеклегенә алдан инану мәслихәт.
26 нчы гыйнварда бүлек тарафыннан Татар Ямалы авыл җирлеге территориясендә уздырылган сайланма тикшерү барышында әлеге үзйөрешле техниканы кагыйдә бозып кулланучы беренче хокук бозучылар ачыкланды. Кышкы чорда мондый рейдлар планлы характерда булачак.
И.М.Хәкимов – Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.