2020 елның 23 гыйнварында Тәтеш районында, ЮХИДИ һәм Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, үткәрелгән рейд барышында исерек хәлдә кар чанасын йөртүче гражданин тикшерү өчен туктатылды. Кар чанасы белән идарә итүче гражданинның документларын тикшергән вакытта теркәү документлары, шулай ук кар машинасында дәүләт теркәү билгесе дә юк иде. Шоферның үзе белән тракторчы-машинист таныклыгы табылмады. Кар машинасы махсус тукталышка куелды.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.