Чирмешән районы "Челтәр компаниясе" ААҖ БЭС техник карау уздырылды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Расланган график нигезендә, агымдагы елның 23 гыйнварында "Челтәр компаниясе" ААҖ БЭС үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 5 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник карау барышында аларның тышкы торышына, теркәү документлары булу-булмауга, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесе булуга, агрегатлардагы номерларның документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде.

           

Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International