Тәтеш муниципаль районында "Кар чанасы 2020" операциясе дәвам итә. Үзйөрешле техника теркәү документлары, техник карау, идарә итү хокукына документлар булу-булмауга тикшерү үткәрелә. Рейдлар барышында 9 берәмлек техника тикшерелде, хокук бозулар ачыкланмады, барлык тикшерелгән техника исәптә тора, техник караулар вакытында уздырылган. Һава торышы шартларына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре буенча йөртүчеләргә Идел елгасы акваториясенең бозга чыгу куркынычы турында искә төшерә һәм сак булырга чакыра.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.