Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча административ хокук бозуларны кисәтүгә бәйле рейдлар

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Хокук бозуларны профилактикалау һәм үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә һәм Тукай муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан административ хокук бозуларны кисәтүгә бәйле рейдлар оештырылды.  Рейдлар барышында 8 берәмлектән артык техника тикшерелде, шуларның 3 берәмлеге буенча хокук бозулар ачыкланды. Ачыкланган хокук бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 3 беркетмә төзелде һәм штрафлар билгеләнде.

 

 

Марат Әхмәтшин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International