Кар машиналарында йөрү – ул ямьле тау битләрен, карлы урманнарны ерып йөри алу мөмкинлеге; яхшы проектланган машинаның җайга салынган эше; гаилә һәм дуслар белән карлы таулардан шуа алу шатлыгы. Әйе, кар чаналары кышкы дөньяның чын бизәге булып тора, әмма шуның белән берлектә алар кешедән югары дәрәҗәдә җаваплылык та таләп итә. Күнекмәләр, тәҗрибә һәм белем – боларның барысы да кар чаналарын йөртүчене характерлый.
Руль артында хәмер эчмәгез! Алкоголь белән кар чанасы аерым торырга тиеш. Алкоголь туңган кешене җылыта, дигән мифка ышанмагыз. Исерткеч эчемлек аркасында сез җылырак була башлаганлыгын гына сизә аласыз, ә бу вакытта тән тагын да катырак туңа. Алкоголь – һәлакәт яки авария китереп чыгара торган сәбәпләрнең берсе.
Машинагызны яхшы формада карап тотыгыз. Техник хезмәт күрсәтүне вакытында гамәлгә ашырыгыз. Юлга чыгар алдыннан һәрчак кар чанасына тиешенчә күзәтү уздырыгыз, ул хакта аны эксплуатацияләү кулланмасында язылган була. Кагыйдәләрне бозмагыз. Кар машиналарын йөртү өчен яшь чикләмәләре булуын да онытмагыз; балалар өлкәннәр белән бергә булырга тиеш.
Теләсә кайсы юл киселешендә игътибарлы булыгыз. Кар чанасын тулысынча туктатып, һәр юнәлештә дә юлның транспорт чараларыннан буш булуына инаныгыз. Алга таба юл чатын туры почмак ясап, кисеп уза торган юл буйлап юнәлеш хәрәкәтендә узып китегез. Кирәк булмаган очракта, шәһәр буйлап кар чанасында йөрмәгез, чөнки ул мондый юллар өчен билгеләнмәгән. Алга карагыз. Исегездә тотыгыз, нәкъ менә сез, игътибарлы машина йөртүчеләр, кар чанасында йөрүне имин итәсез.
Заманча кар чанасы – ул техник могҗиза. Ул үзенчәлекле сыйфатламалары, ышанычлы һәм күркәм торышы белән аерылып тора, аның өлешләре һәм конструкцияләре шактый куркынычсыз. Игътибарлы йөртүче үз мөмкинлекләрен арттырмыйча гына кар чанасын йөртә. Исегездә тотыгыз: тизлек ләззәт алу мөмкинлеге булып тормый. Сез һәрвакытта да үзегез күрә торган юл чикләрендә туктату мөмкинлеген бирә торган тизлек белән йөрергә тиеш. Тизлекне киметеп, әйләнә-тирә табигать гүзәллегеннән ямь табыгыз. Янәшдә башка машиналар, кешеләр, агачлар, хайваннар һәм башка предметлар булганда, югары тизлекне арттырмаска кирәк. Бу дөрес гамәл, бу – закон. Башка йөртүчеләр снегоходов һәм автомобильчеләр сезнең нәрсә эшләргә җыенуыгыз турында белеп торырга тиеш.
Кар чанасы сатып алган очракта, аның хуҗалары өчен кайбер бурычлар барлыкка килә – аны үз вакытында яшәгән урын буенча дәүләт техник күзәтчелеген бүлегендә теркәтү, А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу, шулай ук ел саен зарури тәртиптә техник карау уздыру. Кар машиналары хуҗаларының һәм аларны йөртүчеләрнең әлеге бурычларын контрольдә тоту өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан рейдлар оештырылды, еш кына алар Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлекчәләре белән бергә уздырыла. 18 гыйнвар көнне Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә, Минзәлә районында шундый рейд Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә һәм Актаныш районнары бүлекләре, участок полиция хезмәткәре белән берлектә уздырылды. Тикшерелгән ун кар чанасының икесендә үзйөрешле машиналарны теркәү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды һәм административ беркетмәләр төзелде.
Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы.