Апас аграр көллиятендә имтиханнар узды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 18 гыйнварында "Апас аграр көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә "А1" категорияле мототранспорт чараларын йөртүче" программасы буенча белем алган 192 Т уку төркемендәге укучылар өчен имтихан үткәрелде. 16 кешедән торган төркем имтиханны уңышлы тапшырды һәм барлык укучылар да тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International