Түбән Кама фермерлары һәм түрәләр түгәрәк өстәл артына җыелды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 17 гыйнварында Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы администрациясендә Түбән Кама фермерлары һәм түрәләр түгәрәк өстәл артына җыелды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов алып барды. Киңәшмәнең төп темасы Түбән Кама муниципаль районы фермерларына акчалата ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булды. 2019 елда башкарылган эшләр турында да чыгыш ясадылар. Бу юнәлеш буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.Р. Мөниров сөйләде. Киңәшмәдә катнашучыларга бүлекнең 2019 елда каралган мәсьәләләр буенча эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2020 елда булачак техник карап чыгу таләпләре турында җиткерелде, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен исәп-хисап ноктасы агымдагы елның мартыннан башланып китәчәк. Әлеге чараның максаты – техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәтләнүен һәм мөлкәткә зыян китерүне булдырмау.

 

Р. Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International