2020 елның 17 гыйнварында "Саба аграр көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге тарафыннан "B" Һәм "С" категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар уздырылды. Имтиханны "К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе кадетлары тапшырды. Имтиханга барлыгы 16 кеше кертелде, аларның барысы да сынауның теория һәм гамәли өлешләрен уңышлы тапшырды һәм тиздән тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Р. Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.