2020 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан "ТАИР" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 11 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, барлык 11 берәмлек техника да тикшерүне уңышлы узды. Техник карау йомгаклары буенча анализ уздырылды, торак пунктларында һәм завод территорияләрендә юлларга хезмәт күрсәтүдә махсус техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Р. Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.