Ютазы муниципаль районында РФ Хөкүмәтенең "Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау уздыру турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибе нигезендә төрле юлдан җилдерүче моточараларга техник карау уздыру эше дәвам итә.
Техник карап чыгу вакытында кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык, мөлкәтнең сакланышын, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итә торган таләпләргә, шулай ук машиналарның теркәлү мәгълүматларына, машина йөртүчедә тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмауга аерым игътибар бирелә.
2020 елның 16 гыйнварында "УХЗ" ҖЧҖ үзендә теркәлгән 3 берәмлек кар чанасын (снегоход) техник карау өчен тәкъдим итте. Алар барысы да техник карауны уңышлы узды.
Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.