Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә имтихан уздырылды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 16 гыйнварында Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә А1" категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан үткәрелде. Имтиханнар 2 этапта узды: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр.

Имтиханнарга барлыгы 6 кеше кертелде, аларның барысы да сынауны уңышлы тапшырды.

 

Р. Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International