Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киңәшмәсендә чыгыш ясалды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның 16 гыйнварында Теләче муниципаль районының Шәдке авылындагы "Агролак" ҖЧҖ базасында барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә багышланган район семинар-киңәшмәсе узды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов алып барды.

Киңәшмәнең теория өлешендә "ВАМИН-Теләче" агрофирмасы" ҖЧҖнең исәптән төшерелгән техниканы теркәү һәм техниканы 2020 елга техник карауларга әзерләү мәсьәләләре каралды. Бу юнәлеш буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы бүлеге башлыгы Х.Х.Нәзиров чыгышы булды.

Киңәшмәдә катнашучыларга бүлекнең 2019 елда каралган мәсьәләләр буенча эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2020 елда булачак техник карап чыгу таләпләре җиткерелде, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен исәп-хисап ноктасы агымдагы елның 25 мартыннан башлана. Әлеге чараның максаты – техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәтләнүен һәм мөлкәткә зыян китерүне булдырмау.

 

Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International