2020 елның 16 гыйнварында "Су транспорты мәктәбе" ҖЧҖ автомәктәбе базасында "А1" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 32 кеше сынау тапшыруга кертелде, шулардан теория өлешен тапшыруга 31 кеше килде, сынауның гамәли өлешенә 28 кеше кертелде, анысын 26 студент уңышлы тапшырды. Имтиханны бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.