Арча муниципаль районында 2019 елда үсемлекчелек йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча аналитик киңәшмә узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 16 гыйнварында Арча муниципаль районы хакимиятенең актлар залында 2019 елда үсемлекчелек йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча аналитик киңәшмә үткәрелде, анда Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М.Гатиятов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы катнашты.

Киңәшмәдә районның дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов фермерларны 2019 елда агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә уздырылган техник карау нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм алардан файдалану өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2019 елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

Г.Г. Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International