2020 елның 16 гыйнварында "Диаз" УҖП ҖЧҖ автомәктәбе базасында "AI" һәм "Д" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча сынау тапшыруга "AI" категориясендәге моточаралар йөртүче" һәм "Д" категориясендәге тракторчы-машинист" һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 18 кеше кертелде, теория һәм гамәли өлешне шулар арасыннан 16 кеше уңышлы тапшырды.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар әлеге категорияләр буенча тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.