2020 елның февралендә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

12-14 февраль көннәрендә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендәге 300 оешма һәм предприятиедән 3000 артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен колачлый: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас өлешләр, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, культура орлыклары, продукция эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру өчен җайланмалар һәм башкалар. Чарага килүчеләргә Идел буе төбәкләреннән фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы табигый товарлар сатып алу мөмкинлеге булачак.

Чараларның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, җайланмалар, товар җитештерүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм тәэмин итүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендәге көчләрне берләштерү.

Үткәрү урыны – "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Выставочная урамы, 1 йорт (Халыкара аэропорт). Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү – ирекле (бушлай).

http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1652727.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International