"Алабуга ПТС" АҖдә техник карау уздырылды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2019 елның 25 июнендә, расланган график нигезендә, "Алабуга ПТС" АҖ карамагындагы үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 9 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде, шулай ук номер агрегатлары чагыштырылды һәм тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде.  Нәтиҗәдә техник карау узу турында 9 таныклык бирелде.

 

Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International