Мөслим муниципаль районында – "Трактор-Тагылма" операциясе

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

21 июнь көнне Мөслим муниципаль районында "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе кысаларында үзйөрешле техниканы һәм аларга тагылмаларны тикшерү буенча профилактик рейд узды. Рейд вакытында файдалануга рөхсәт бирү, теркәү документлары, шулай ук юл хәрәкәте һәм куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде. Хокук бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ хокук бозу турында карарлар чыгарылды.                                          

 

Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International