Шушы көннәрдә "Лениногорск политехника көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә авыл хуҗалыгы производствосына тракторчы-машинист төркемен тәмамлаучылар арасында имтихан узды. Имтихан В, С, D, Е, F категорияләренә тапшырылды.
Имтихан бирүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләре, тиешле категориядәге тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәм куркынычсыз эксплуатацияләү буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханга 12 курсант кертелде. Имтиханның теория өлешен тапшыручылар тиешле категория тракторларында машина йөртү күнекмәләрен күрсәтте.
4 чыгарылыш укучысы имтиханны уңышлы тапшырды. Якын арада алар тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштергәннән соң, калган студентлар кабат имтихан тапшырачак.
И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы бүлеге башлыгы.