2019 елның 3 июненнән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Трактор-Тагылма" профилактик операциясен үткәрү турында боерыгы нигезендә, Әлки районында ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре катнашында уртак рейдлар башланды. Рейдлар вакытында транспорт чараларының теркәлү документлары, тиешле категориядә рөхсәт булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык булу-булмавы тикшерелә. Дистәдән артык трактор һәм тагылма тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча: 4 беркетмә төзелде, вазыйфаи затка 2 күрсәтмә бирелде.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.