Сарман муниципаль районында "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе уза

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

3 июньнән 17 июньгә кадәр Сарман муниципаль районында "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе кысаларында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрелә. Ике атна дәвамында район юлларында 5 профилактик рейд үткәрелде. Барлыгы 18 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозу нәтиҗәләре буенча административ чаралар күрелде.

 

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International