"Трактор-Тагылма" профилактик операциясе кысаларында уртак рейдлар дәвам итә

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Арча районында "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе кысаларында Әтнә һәм Арча муниципаль районнары Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторлары Р.Сабиров һәм Г.Касыймов уртак рейд үткәрде. Рейд барышында 8 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозу нәтиҗәләре буенча: билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән үзйөрешле техниканы файдаланган өчен – 3 беркетмә, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка идарә иткән өчен –1 беркетмә, граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү полисыннан башка йөрткән өчен 1 беркетмә төзелде.

Г.Г.Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International