Биектау муниципаль районында – "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе

2019 елның 18 июне, сишәмбе

2019 елның 3 июненнән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Трактор-Тагылма" профилактик операциясен үткәрү турында боерыгы нигезендә, Биектау районында ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре катнашында уртак рейдлар башланды. Рейдлар вакытында транспорт чараларының теркәлү документлары, тиешле категориядә рөхсәт булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык булу-булмавы тикшерелә. Дистәдән артык трактор һәм тагылма тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча 5 беркетмә төзелде, күрсәтмә бирелде һәм бер вазыйфаи зат кисәтелде.

 

 

Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International