Чирмешән муниципаль районында тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның 17 июнендә "Нурлат аграр техникумы" ДАҺБУ Чирмешән филиалы базасында "В", "С", "D", "Е", "F" категорияләре буенча тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды.

Имтиханны 26 студент тапшырды. Имтиханнарның теория өлешен 20 укучы уңышлы тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде. Машина йөртү өлешендә имтиханны 16 кеше тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

 

Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International