Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында "Трактор-Тагылма" операциясе уздырыла

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 29 маендагы 01-05/116-пр номерлы боерыгы нигезендә Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында 2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр "Трактор-Прицеп" профилактик операциясе үткәрелә. 2019 елның 3 июненнән 16 июненә кадәр ЮХИДИ бүлеге белән рейдлар оештырылды. Барлыгы 17 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 6 берәмлеге җитешсезлекләр белән эксплуатацияләнә иде. Ачыкланган бозулар буенча беркетмәләр төзелде.

 

Марат Әхмәтшин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International