Зәй политехника көллиятендә имтиханнар узды

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

2019 елның 11, 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегендә "В", "С", "Е", "Д", "F" категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Имтихан тапшыручы 74 кешенең имтихан бирүче арасыннан теория – юл хәрәкәте кагыйдәләре, үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны йөртү тәҗрибәсе буенча 69 кеше сынауны уңышлы тапшырды, 5се тапшыра алмады. 7 көн узгач имтиханны кабат тапшырып карау мөмкин булачак.

 

В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International