Тәтеш муниципаль районы Олы Тормы авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

2019 елның 6 июнендә Тәтеш муниципаль районы Олы Тормы авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Тикшерүгә 11 берәмлек тәкъдим ителде, аларның 10сына техник карау узу турында таныклык бирелде, бер берәмлек техника буенча акт төзелде. Милекчеләргә тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру кагыйдәләре һәм тәртибе аңлатылды. Милекчеләргә районда 2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр "Трактор-Тагылма" профилактик операциясенең уздырылуы турында җиткерелде.

 

Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International