2019 елның 6 июнендә "Казан аграр университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында "В", "С", "D", "E", "F" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу буенча сынауга 35 кеше кертелде, теория өлешен 32 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын 30 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырган студентлар барысы да тиешле категориядә тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.