2019 елның 5 июнендә "П.В.Дементьев исемендәге КАТК" ДАҺБУ филиалында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге тарафыннан "В", "С", "Д", "Е", "F" категориясендәге авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты" һөнәре буенча имтиханнар уздырылды. 17 студент арасыннан 11 кеше имтиханны уңышлы тапшырды, 5 студент юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сынауны тапшыра алмады. Кабат имтихан 2019 елның 13 июненә билгеләнде. Имтиханны уңышлы тапшыручыларга якын арада тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк.
В.В.Максимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.