2019 елның 5 июнендә Арча муниципаль районының "Курса МТСы" ҖЧҖ базасында гадәттәгечә "Иң яхшы сабанчы-2019" конкурсы узды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Арча авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Ярышларда районның 17 авыл хуҗалыгы формированиесеннән 17 механизатор катнашты. Конкурс барышында тракторларның техник торышы, документлар булу-булмавы тикшерелде. Соңыннан конкурсантлар җир сөрү буенча осталыкларын күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Ак Барс" агрокомплексы" ҖЧҖеннән Радик Фәйзрахманов алды. Икенче урында – "Северный" АХП Валентин Петров, өченчедә – "Курса МТСы"ҖЧҖ Рәмис Шәрәфиев. "Иң яшь механизатор" номинациясендә "Яңарыш" а/ф Фирдүс Мортазин билгеләп үтелде. Югары һөнәри осталыгы өчен "Игенче" а/ф Айрат Габделхәев бүләкләнде, "Иң тәҗрибәле" булганы өчен – "Кызыл яр" ҖЧҖеннән Мөбарәк Касыймов, "Иң яхшы әзерләнгән агрегат" ҖЧҖ – "Тукай" ҖЧҖеннән Рүзәл Әюпов, "Хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәгән өчен" – "Ашыт" ҖЧҖеннән Илгиз Галәветдинов бүләкләнде. Район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды. Традиция буенча иң яхшы сабанчы тәкә алды. Моннан тыш, призерлар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Республика комитеты бүләкләре белән дә бүләкләнде.
Г.Г.Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.