Студентлар практикасы югары һөнәри белем бирү программасының состав өлеше һәм уку процессын оештыру формаларының берсе булып тора.
Ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә Механизация һәм техник сервис институтының "Техноөлкә куркынычсызлыгы" юнәлеше буенча укучы 3нче курс студентлары эш практикасын уза. Агымдагы елда студентлар өчен практика 4 июньнән 29 июльгә кадәр оештырылачак.
Практика узу барышында студентлар Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы, Арча муниципаль районы, Казан шәһәре, Яңа Чишмә муниципаль районы, Балтач муниципаль районы, Актаныш муниципаль районы буенча бүлекләренең регламент эшчәнлеге, шулай ук электрон документлар әйләнеше белән танышачак.
Оештыру-хокукый эш башлыгы О. А. Камалиева