Чүпрәле муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасы бәяләнде

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

31 май көнне "Татагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары И.М.Әфләтүнов, Чүпрәле районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.И.Шәйхатдаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Т.А.Хәлитов катнашындагы комиссия 2019 елга азык әзерләү техникасының терлек азыгы әзерләүгә әзер булу-булмавын тикшерде. "Эталон-Агро" ҖЧҖ, "Цильна" ҖЧҖ, "П.В.Деменьтев исемендәге агрофирма" ҖЧҖ, "АК Барс Чүпрәле" ҖЧҖ, "А.Н.Амосов" КФХ, "В.А.Лысов" КФХ хуҗалыклары үз техникасын әзерлек линейкасына чыгарып бастырды. Үзйөрешле машиналарның һәм тагылма агрегатларның техник әзерлеген тикшерү барышында техниканы куркынычсыз, авариясез эксплуатацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Нәтиҗәдә, гомуми 50 балл туплап, беренче урынны "Цильна" ҖЧҖ алды, икенче урында – "АК Барс Чүпрәле" ҖЧҖ, өченчедә – "Эталон-Агро" ҖЧҖ, гомуми баллары – 47.

 

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International