Нурлатның "ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе базасында "AI " категориясе буенча имтиханнар узды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Нурлат муниципаль районының "ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе базасында "AI " категориясе буенча юлсызлыктан җилдерүче мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.  Имтиханнар махсус җиһазландырылган квадроциклда кабул ителде. Сынау тапшырырга килгән 20 кандидат арасыннан имтиханның теория өлешен 18 кеше тапшырды һәм практик өлешкә кертелде, анысын 15 кеше уңышлы тапшырды. Төп хаталар – имтихан тапшырганда игътибарсызлык. Кабат имтихан 7 көннән дә иртәрәк үткәрелмәячәк.

 

 

Д.Ю.Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International