2019 елның 31 маенда Саба муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2019 елгы сезонга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш инженер-инспекторы һәм "Россельхозцентр" федераль дәүләт учреждениесе башлыгы составындагы комиссия район хуҗалыкларындагы азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы шкала буенча бәяләде. Комиссия әгъзалары районның сигез хуҗалыгында булды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 50 балл туплаган "Игенче" ҖЧҖ беренче урынга чыкты, 49 балл туплаган "Курсабаш" ҖЧҖ – икенче урында һәм 48 балл туплаган "Нырты АХП" ҖЧҖ – өченчедә. "З.З.Мөхәммәтшин" КФХ, "Юлбат авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ, "Шытсу авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ хуҗалыкларына – 47 шәр, "Симет" ҖЧҖ һәм "Р.Г.Әхмәтов" КФХ хуҗалыкларына 46 шар балл бирелде. Район хуҗалыклары буенча уртача балл 47,5 тәшкил итә. Комиссия район буенча гомуми әзерлеккә уңай бәя бирде.
Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.