"Татнефть" кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Азнакай филиалы моточара йөртүчеләрне укытып чыгарды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Агымдагы елның 31 маенда "Татнефть" кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Азнакай филиалында "А1" категориясе буенча тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Сынауларга 10 кеше кертелде. Сынауның беренче теория өлешен 10 кандидат уңышлы тапшырды һәм гамәли имтихан өлешенә кертелде. 10 кеше практик имтиханны уңышлы тапшырды, аларга тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк, шуның белән алар юлсызлыктан йөрүче мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булачак.

Руслан Мәннаф улы – Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International