Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре 31 май көнне терлек азыгы әзерләү техникасының торышын тикшерү буенча смотр-конкурста катнашты. Техниканың азык әзерләү эшләренә әзерлеге, сенаж траншеялары (азыксаклагычлар) әзерләү, машина-трактор парклары территорияләренең торышы тикшерелде. Техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары паркы искерү сәбәпле, районда азык җыю комбайннарын вакытында әзерләү һәм сыйфатлы ремонтлау аеруча актуаль. Терлек азыгы әзерләү, урак – авыл халкы өчен иң киеренке чор, шуңа күрә азык әзерләү өчен барлык техника да техник яктан төзек булырга тиеш. Шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәүгә дә зур игътибар бирелде.
Х.М.Гайнуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.