Хөрмәтле мөселманнар, Татарстан Республикасы халкы!
Сезне изге Рамазан аеның тәмамлануы, изге Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге бөек бәйрәм көнендә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык, игелек һәм иминлек килсен иде, дип телим! Ураза бәйрәме һәрбарчабызга рухи тынычлык һәм үз көчебезгә ышаныч бирсен. Тормыш юлыгыз игелекле эш-гамәлләргә бай булсын. Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов