Ютазы муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның 31 маенда Ютазы муниципаль районында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды. Комиссия составына түбәндәгеләр керде: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре. Алар районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Белгечләр азык җыю комбайннарының, үзйөрешле һәм тагылма чапкычларның, печән әзерләү буенча машиналар комплексының әзерлеген, сенаж һәм силос саклагычларының әзерләнүен, хуҗалыклардагы үлчәү җиһазларының торышын, кыр шартларында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт звеноларының булу-булмавын, инструктаж үткәрү чараларының үтәлешен һәм хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен бәяләде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча  бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – "АгроМир" ҖЧҖ, икенче урынны – "Уңыш" ҖЧҖ һәм өченче урынны Тукай ис. ҖЧҖ алды.

Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International