Чирмешән районында авыл хуҗалыгы оешмалары арасында азык җыю техникасының әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы бүлеге башлыгы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты катнашындагы комиссия районның 7 хуҗалыгын карап чыкты. Азык әзерләү эшләрендә катнашачак барлык техниканың әзерлеге, шулай ук предприятиеләрдә хезмәтне саклау торышы тикшерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын – "Әккәрәй" ҖЧҖ (40 балл), 2 урын – "Сөлчә" ҖЧҖ (38 балл), 3 урын "ЧИРМЕШӘНАГРО" ҖЧҖ (37 балл) бирелде.
Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.