31 майда Кукмара муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2019 елга терлек азыгы әзерләү буенча кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Р.Р. Зыятдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Ф.Г.Зиннәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Ш.Хәлиуллин, Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге башлыгы А.Х.Вәлиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең башка белгечләре составындагы комиссия азык җыю комбайннарының һәм терлек азыгы әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеген, сенаж траншеяларын әзерләү барышын тикшерде. Куркынычсызлык техникасын үтәүгә дә аерым игътибар бирелде.
Вәлиев Алмаз – бүлек башлыгы – Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.