30 майда махсус комиссия районның 8 хуҗалыгында техниканың 2019 елга азык әзерләүгә әзерлек дәрәҗәсен тикшерде. Татарстан Республикасы башкаласыннан килгән вәкилләр, "Татагролизинг" баш инженеры Н.Н.Вәлиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия үз эшчәнлекләрен механизаторларның документларын тикшерүдән башлады. Техниканың төзеклеген җентекләп тикшерелгәннән соң, аны кабызып җибәрү турында команда бирелә. Азык әзерләү кампаниясе чорында хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. "Азык әзерләү техникасы механизаторлардан хезмәтне саклау кагыйдәләрен җитди үтәүне таләп итә. Басуларда ремонт эшләрен техниканы тулысынча сүндереп кенә уздыру турында таләп итәбез. Кеше сәламәтлеге – беренче урында. Механизаторлар үзләрен сакларга тиеш", – диде Вәлиев Нурсил.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Сөләйманов А. И." КФХ хуҗалыгы алды, ул 49 балл җыйды, икенче урынны "Нурлат-сөте" ҖЧҖ һәм өченче урынны "Агрофирма Ирс" ҖЧҖ алды.
Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.